-
Ошбу видеоның төп максаты
-
үсү тәртибендә 0-дан 100-гәчә саннарны язу.
-
Ләкин мин моны кызык бер ысул белән эшләргә җыенам.
-
Ул ысул бәлки безгә саннардагы калыпларны, канунчалыкларны
-
күрергә ярдәм итәр.
-
Димәк, башлыйк. Мин нол, бер, ике дип башлыйм
-
өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез һәм тугыз,
-
һәм әлбәттә киләсе санның 10 икәнен беләбез,
-
һәм аны язсам да булыр иде, әмма аның урынына
-
мин боларның барысын да копиялим.
-
Димәк һәммәсен дә копиялибез һәм бу безгә нәрсә бирә икәнен карыйбыз.
-
Әгәр шулай эшләсәк, бу безгә нәрсә бирәчәк?
-
Без киләсе сан 10 икәнлеген беләбез,
-
икенче төрле әйткәндә,
-
1 һәм 0 цифрлары белән язылган сан.
-
Аннан соң нинди сан килә?
-
11 килә, ягъни берлек һәм янә берлек.
-
Аннан соң нинди сан килә?
-
12 саны килә, ягъни берле һәм икеле,
-
аннан соң 13, 14, 15, 16, 17, 18 һәм 19.
-
Шәп булды ич.
-
10-нан 19-гача саннарның бу икенче рәте
-
күренешенә күрә беренче рәткә охшый,
-
ягъни сары төстәге икенче цифрлар икесендә дә шул ук,
-
фәкать икенче рәттә мин аларның алдына фиолет берлеләр куеп чыктым.
-
Һәм моның хакында уйлауның бер юлы ул
-
мин өстәп чыккан фиолет берлеләрнең
һәрберсе бер дистәне белдергәнен аңлау.
-
Димәк ки 11-не 10 кушу 1 дип карарга була.
-
12-не исә 10 кушу 2 дип карый алабыз.
-
Әйдәгез бу шулай дәвам итәчәкме икәнен карап карыйк.
-
Димәк тагын бер рәт сан өстик.
-
Тагын бер рәт саннар алыйк, минем башта булган саннарымны,
-
һәм 19-дан соң нинди сан килә?
-
Әлбәттә, 19-дан соң 20 саны килә.
-
Ягъни 20 — ике, нол,— һәм аннан 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29.
-
Калыпны-кабатлануны күрә башлыйсыздыр дип уйлыйм.
-
Киләсе рәт белән нишләрбез?
-
Хәзер без 30-лар эчендәбез.
-
Димәк беренче сан ул 30, ягъни 30 кушу нол,
-
30 кушу 1, 30 кушу ике, 30 кушу өч ягъни 33,
-
34, 35, 36, 37, 38, 39.
-
Шулай дәвам иткәч, калыпны күреп, төшенгән булсагыз кирәк.
-
Уң тарафтагы цифрларны нол, бер, ике,
-
өч, дүрт, биш, алты, җиде,
-
сигез, тугыз дип язабыз һәм сул тарафтагы цифрны,
-
Без 10 белән 19 арасында булганда,
бу урында һәрдаим берле була.
-
Әгәр дә 20 белән 29 арасында булсагыз,
бу урында һәрвакыт икеле була.
-
30 белән 39 арасында булсагыз,
бу җирдә һәрдаим өчле була.
-
Инде моны ничек итеп
-
бик тиз генә 99-га кадәр җиткезеп була?
-
Әйдәгез моны эшлик, димәк инде болар минем 40-ларым булачак.
-
Аларны әле язмадым.
-
Бусы минем 50-ләрем булачак, бусы 60-ларым.
-
70-ләрем, 80-нәрем һәм бу рәттә минем 90-нарым.
-
Әйткәнемчә болары минем 40-ларым булачак,
-
болары 50-ләрем, болары ...
-
Миндә булган бар төсләрдән дә файдаланырга тырышам ... минем 60-ларым
-
болары минем 70-ләрем булачак, һәм аннан соң минем 80-нәрем
-
һәм аннан соң, әлбәттә ...
пурпур төсне кулланыйк...
-
90 саннары булачак.
-
Димәк моны сайлап алып,
-
моны сайлап алып,
-
копияләсәк һәм ябыштырсак ни булыр.
-
Копиялим һәм ябыштырам.
-
Миндә хәзер 41, 51, 61, 71, 81 һәм 91 бар.
-
Монда да шуны ук эшли алам. 42, 52, 62, 72, 82 һәм 92.
-
Һәр багана өчен дә шуны ук эшләп чыгам.
-
Димәк бусы хәзер 44, 54, 64, 74, 84 һәм 94.
-
Моны эшләгәч калыпны күрә алабыз.
-
Тулы калыпны күрә алабыз һәм минем эшем
бетте диярлек.
-
Мин 0-дан 99-гача саннарны язып бетердем диярлек.
-
49, 59,69,79,89,99 һәм, эшне җиренә
җиткереп эшлик дисәгез генә,
-
100-не дә өстәп куя алабыз
-
менә монда.
-
Һәм күреп торасыз: безнең калып әле дә эшли — без 1-дән башладык,
-
ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз,
-
һәм хәзер бездә 10 һәм анардан соң 0.
-
Бик кызык.