0:00:00.000,0:00:03.608 Күз алдына китерегез, сез кайдадыр Америкада 0:00:04.735,0:00:07.000 япон кешесе килә һәм сорый, 0:00:07.000,0:00:09.000 "Гафу итегез,бу кварталның исеме ничек?" 0:00:12.750,0:00:13.000 Сез :"Бу Имән урамы, бу Карама урамы" дисез. 0:00:13.453,0:00:14.811 Бу 26 нчы, бу 27 нче" 0:00:15.000,0:00:16.169 "Ярый, ләкин бу кварталның исеме нинди?"-ди 0:00:17.000,0:00:20.000 Сез "Кварталларның исемнәре юк. 0:00:20.000,0:00:22.000 Урамнарның исемнәре бар; кварталлар- исә 0:00:22.000,0:00:24.000 урамнар арасындагы бушлыклар."-дисез 0:00:24.000,0:00:28.000 Ул кеше гаҗәпләнгән һәм кәефсез китте. 0:00:28.000,0:00:31.000 Хәзәр, күз алдына китерегез,сез кайдадыр Японияда, 0:00:31.000,0:00:33.000 Бер японнан сорыйсыз, 0:00:33.000,0:00:35.000 "Гафу итегез, бу урамның исеме нинди?" 0:00:35.000,0:00:39.000 Ул исә "Бу квартал 17 һәм бу квартал 16" ди. 0:00:39.051,0:00:41.373 Сез "Ярый, ләкин бу урамның исеме нинди?",дип сорыйсыз. 0:00:42.000,0:00:44.000 Ул "Урамнарның исемнәр юк", ди. 0:00:44.000,0:00:46.000 Кварталларның исемнәре бар. 0:00:46.000,0:00:50.000 Карагыз Гугл Картларына.Бу 14, 15, 16, 17, 18, 19 номерлы кварталлар. 0:00:50.000,0:00:52.000 Бу кварталларның исемнәре бар, 0:00:52.000,0:00:56.000 Һәм урамнар-бу кварталлар арасындагы бушлыклар 0:00:56.000,0:00:59.000 Сез ,"Ярый, сез төгәл адресны ничек беләсез соң?,дип сорыйсыз 0:00:59.000,0:01:02.000 Ул "Бик Җиңел,бу Сигезенче Район" ди 0:01:02.000,0:01:05.000 Бу 17 нче квартал , беренче йорт." 0:01:05.000,0:01:07.000 Сез "Ярый, ләкин карагыз, 0:01:07.000,0:01:09.000 Өйләр рәтләп урнашмаган бит", дисез 0:01:09.000,0:01:12.000 Ул, "Әлбәттә.Алар төзелгән тәртиптә урнашканнар. 0:01:12.000,0:01:15.000 Бу кварталда беренче төзелгән йорт - беренче йорт. 0:01:15.000,0:01:18.000 Икенче йорт- икенче номерлы. 0:01:18.000,0:01:20.000 Өченче йорт - өченче номерлы. Бу бик җинел һәм гади", ди 0:01:20.000,0:01:23.000 Мин шуны яратам: 0:01:23.000,0:01:25.000 Кайвакыт, үзебездәге хаталарны табыр өчен 0:01:25.000,0:01:27.000 безгә дөньяның икенче почмагына барырга кирәк. 0:01:27.000,0:01:30.000 Аларныкы да дөрес икәнен шунда гына аңлыйбыз. 0:01:30.000,0:01:32.000 Мисал өчен, Кытайдагы табибларның максаты 0:01:32.000,0:01:35.000 сезнең сәламәт булуыгызда. 0:01:35.000,0:01:37.000 Сез сәламәт булган айларда Сез аларга түлисез., 0:01:37.000,0:01:39.000 Сез берәр ай авырсагыз, акча түләргә кирәкми, чөнки[br] 0:01:39.000,0:01:41.000 алар үз эшләрен башкармады. Алар сезнең 0:01:41.000,0:01:44.000 сәламәт булган вакытта гына акча алалар. 0:01:44.000,0:01:46.000 Җырларда, без “бер” саныннан башлыйбыз. 0:01:46.000,0:01:50.000 Музыкаль тактны санаганда “бер, ике, өч, дүрт” дибез.[br] 0:01:50.000,0:01:52.000 Ләкин Көнбатыш Африкада , "бер" - 0:01:52.000,0:01:54.000 фразаның, җөмләнең ахыры. 0:01:54.000,0:01:56.000 Җөмлә ахырындагы нокта кебек. 0:01:56.000,0:01:58.000 Музыкаль тактны алар болай саныйлар:[br] 0:01:58.000,0:02:01.000 Ике, өч, дүрт, бер. 0:02:01.000,0:02:04.000 Һәм бу харита да дөрес.[br] 0:02:04.000,0:02:06.000 (Көлү) 0:02:06.000,0:02:09.000 Шундый әйтем бар: сез Һиндстан турында нинди дөрес фикер әйтсәгез дә, [br] 0:02:09.000,0:02:11.000 Аның киресе дә дөрес булыр. 0:02:11.000,0:02:13.000 Һәм, әйдәгез шуны онытмыйк. 0:02:13.000,0:02:16.000 Нинди дә булса кызыклы фикерләрне ишетсәк тә,[br] 0:02:16.000,0:02:18.000 Аның киресе дә дөрес булырга тиеш.[br] 0:02:18.000,0:02:20.000 Домо аригато гозаймашита.