Return to Video

Рәхмәт әйтергә онытма

  • 0:00 - 0:04
    Сәлам! Мин монда сезгә мактау, соклану һәм
  • 0:04 - 0:07
    рәхмәт әйтүнең әһәмиятен аңлатырга килдем.
  • 0:07 - 0:09
    Алар ихласлы булырга тиеш.
  • 0:09 - 0:11
    Мине күптән түгел үземдә шундый
  • 0:11 - 0:14
    кызыклы мәсьәләгә игътибар иттем:
  • 0:14 - 0:15
    Балачакта һәм хәзер дә мин
  • 0:15 - 0:17
    берәр кемгә рәхмәт әйтергә теләсәм,
  • 0:17 - 0:18
    кешеләрне мактарга теләсәм,
  • 0:18 - 0:20
    яки мине мактасыннар дип теләгәндә,
  • 0:20 - 0:22
    мин нигәдер туктый идем.
  • 0:22 - 0:25
    Һәм мин үземнән сорадым: "Нигә?".
  • 0:25 - 0:27
    Мин ояла идем, үземне әллә ничек хис итә идем.
  • 0:27 - 0:29
    Аннан соң шундый сорау туды:
  • 0:29 - 0:31
    "Мин генә шулай эшлимме?"
  • 0:31 - 0:32
    Мин моны белергә теләдем.
  • 0:32 - 0:35
    Миңа реабилитация үзәгендә эшләү бәхете эләкте.
  • 0:35 - 0:38
    Шунда мин начар гадәтләре булган кешеләрнең тормышын һәм үлемен күрә идем.
  • 0:38 - 0:42
    Кайчак авыруларның сәбәпләре бик гади була иде:
  • 0:42 - 0:47
    мәсәлән, әтиләре үлгәндә "мин синең белән горурланам" дип әйтмәү.
  • 0:47 - 0:49
    Ләкин алар аннары соң гаиләдән һәм дуслардан
  • 0:49 - 0:52
    әтисе бөтенесе белән горурланганын әйткәнен ишетәләр.
  • 0:52 - 0:53
    Ләкин үз улына ул моны әйтмәгән.
  • 0:53 - 0:56
    Әтисе улының моны ишетергә теләгәнен белмәгән.
  • 0:56 - 1:00
    Соравым шул: нигә без безгә кирәк булган әйберләрне сорамыйбыз?
  • 1:00 - 1:02
    Мин 25 ел элек өйләнгән ир кеше белән таныш,
  • 1:02 - 1:04
    Ул хатыныннан мондый сүзләрне ишетергә тели:
  • 1:04 - 1:07
    "Гаиләне ашатканың өчен рәхмәт, мин эшләмичә өйдә балалар белән утыра алам".
  • 1:07 - 1:08
    Ләкин ул сорамый.
  • 1:08 - 1:10
    Мин тагын бер хатын-кызны беләм,
  • 1:10 - 1:12
    ул ире белән атнага бер күрешә, һәм аңа:
  • 1:12 - 1:16
    "Мин синең миңа рәхмәт әйтүеңне телим, кара өй һәм балалар өчен әллә ниләр эшләдем."
  • 1:16 - 1:19
    Ул: "Әйе, бу шәп, бик шәп", ди.
  • 1:19 - 1:21
    Мактау ихласлы булырга тиеш,
  • 1:21 - 1:23
    ләкин моның хатын-кыз мондый җаваплылыкны үз өстенә ала.
  • 1:23 - 1:26
    Минем балалар бакчасыннан бирле булган дустым, Эйприл,
  • 1:26 - 1:29
    үз балаларына өй эше эшләгәне өчен рәхмәт әйтә.
  • 1:29 - 1:31
    "Алар моны эшләргә тиеш булсалар да, ник рәхмәт әйтмәскә?", ди ул.
  • 1:31 - 1:33
    Менә сорау шундый: ник без моннан баш тартабыз?
  • 1:33 - 1:34
    Нигә кешеләр рәхмәттән баш тарта?
  • 1:34 - 1:37
    Нигә без: "Миңа алтынчы зурлыктагы аяк киеме кирәк," - дибез,
  • 1:37 - 1:40
    "Миңа уртача кыздырылган стэйк кирәк," - дибез,
  • 1:40 - 1:42
    Ә "мине мактагыз," - дип әйтмибез?
  • 1:42 - 1:46
    Чөнки шулай дигәндә без үзебез турында мөһим мәгълүматны
  • 1:46 - 1:48
    башка кешеләргә җиткерәбез.
  • 1:48 - 1:50
    Шулай итеп мин миңа ярдәм кирәклеген әйтәм.
  • 1:50 - 1:53
    Һәм мин якын булган кешеләрне
  • 1:53 - 1:55
    үземнең дошманнарым кебек кабул итәм.
  • 1:55 - 1:57
    Чөнки сез бу мәгълүмат белән нишли аласыз?
  • 1:57 - 1:59
    Сез миңа дәшми аласыз.
  • 1:59 - 2:00
    Сез миңа начарлык эшли аласыз.
  • 2:00 - 2:02
    Яки миңа ярдәм итә аласыз.
  • 2:02 - 2:04
    Бервакыт мин үземнең сәпидемне төзәтергә теләдем.
  • 2:04 - 2:07
    Аның тәгәрмәчләре белән проблема чыкты.
  • 2:07 - 2:09
    Эшче егет миңа: "Беләсезме,
  • 2:09 - 2:10
    без тәгәрмәчләрне төзәткәч, ул күпкә яхшырак йөри".
  • 2:10 - 2:12
    Миңа шул ук сәпидне бирделәр,
  • 2:12 - 2:15
    алар анда булган бөтен кечкенә проблемаларны төзәткәннәр.
  • 2:15 - 2:18
    Минем сәпид элеккечә яңа кебек иде.
  • 2:18 - 2:20
    Шулай итеп, мин сездән
  • 2:20 - 2:22
    үзегезнең сәпидегезнең тәгәрмәчләрен төзәтүегезне сорыйм:
  • 2:22 - 2:25
    Сезгә нәрсә кирәклеген ихласлы әйтегез.
  • 2:25 - 2:27
    Сез нәрсә ишетергә телисез? Хатыныгыз янына барыгыз,
  • 2:27 - 2:29
    Һәм аңа нәрсәләр кирәк дип сорагыз?
  • 2:29 - 2:31
    Ирегез янына барыгыз? Аңа нәрсә кирәк?
  • 2:31 - 2:34
    Өйгә барыгыз, сорагыз, аннан соң башкаларга ярдәм итегез.
  • 2:34 - 2:35
    Бу бик җиңел.
  • 2:35 - 2:37
    Ләкин ни өчен без моның турында уйларга тиеш?
  • 2:37 - 2:38
    Без дөньяда татулык телибез.
  • 2:38 - 2:41
    Ничек төрле мәдәниятләр, телләр арасында дуслык булдырырга?
  • 2:41 - 2:45
    Минемчә, бу гаиләдән гаиләгә күчәргә тиеш.
  • 2:45 - 2:47
    Әйдәгез үзебезнең гаиләдән башлыйк.
  • 2:47 - 2:49
    Һәм мин монда утыручыларга
  • 2:49 - 2:51
    яхшы ирләр, хатыннар, әниләр,
  • 2:51 - 2:53
    дуслар, балалар булганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә.
  • 2:53 - 2:54
    Бәлки, моны сезгә беркем дә әйтмәгәндер,
  • 2:54 - 2:56
    ләкин сез зур эш эшлисез.
  • 2:56 - 2:59
    Монда булуыгыз белән, үзегезнең фикерләрегез белән
  • 2:59 - 3:02
    дөньяны үзгәртүегез өчен рәхмәт.
  • 3:02 - 3:04
    Зур рәхмәт.
  • 3:04 - 3:11
    (Алкышлар)
Title:
Рәхмәт әйтергә онытма
Speaker:
Laura Trice
Description:

Бу гади 3-минутлык язмада Доктор Laura Trice "рәхмәт" сүзенең могҗизалы көче турында сөйли - дуслыкны ныгыту, сәламәтлекне торгызу, башка кешеләр синең өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлар өчен. Рәхмәт әйтергә онытмагыз.

more » « less
Video Language:
English
Team:
closed TED
Project:
TEDTalks
Duration:
03:11
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Rashat Yakup approved Tatar subtitles for Remember to say thank you
Rashat Yakup accepted Tatar subtitles for Remember to say thank you
Vladislav Semakhin edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Vladislav Semakhin edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Vladislav Semakhin edited Tatar subtitles for Remember to say thank you
Show all

Tatar subtitles

Revisions